Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләр артты

Тавык йомыркасы, алма, карабодай ярмасы, суган һәм башка азык-төлек товарлары арзанайды.

Татарстанда 21 июньнән 28 июньгә кадәр бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләрнең шактый артуы теркәлгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә, дип яза "Татар-информ".

Бәрәңге 12,43 процентка артып, бер килограммы 47,64 сумнан 53,56 сумга кадәр кыйммәтләнгән (15-21 июньдә ул 13,86 процентка арткан иде). Кишер бәясе 10,57 процентка артып, килограммы 72,82 сумнан 80,52 сумга кадәр күтәрелгән (15-21 июньдә ул 23,70 процентка кадәр арткан иде).

Моннан тыш, республикада башка азык-төлек товарлары да кыйммәтләнде. Алар арасында шоколадланган йомшак конфетлар, ярымысланган казылык, дуңгыз ите, сыер ите, сарык ите, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервлары, арыш һәм арыш-бодай икмәге һәм башка продуктлар бар.

Шул ук вакытта бодай икмәге һәм күмәч әйберләре бәясе үзгәрешсез калды. Тавык йомыркасы, алма, карабодай ярмасы, суган һәм башка азык-төлек товарлары.

фото: архив редакциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев