Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана

Киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак.

Татарстанда коры, аномаль эссе һава торышы саклана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 20 августта һәм шимбә көнне, 21 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-39° градус эссе булачак.

Якшәмбе көнне, 22 августта республика көнбатыш циклоны йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-38° градус эссе булачак.

Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшен һәм көчле җил булуы ихтимал. Температура төшәчәк. Төнлә 15-20°, көндез 25-30° градус җылы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев