Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 50 кеше суга батып үлгән

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 50 кеше батып үлгән. Су корбаннарының дүртесе – балалар. Бу хакта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов матбугат очрашуында сөйләде.

Юрий Венедиктов китергән мәгълүматларга караганда, 2024 ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 61 һәлакәт булган. “Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 18 очракка кимрәк. 50 кеше су корбаны булды. Аларның дүртесе – балалар”, – диде ул.

Су коены сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 41 һәлакәт теркәлгән, 36 кеше батып үлгән. “Үлүчеләр саны узган елгыдан җиде кешегә кимрәк. Алар арасында ике бала бар. Тугыз кеше коткарылган. Аларның алтысы – балалар”, – дип сөйләде инспектор.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев