Республикада

Татарстанда 35 градус эссе булачак

Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 30-35, төнлә 17-22 градус җылы булачак.

14 һәм 15 майда Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган иде, "Ватаным Татарстан хәбәр итә.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев