Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 34 градус җылы булачак

Синоптиклар август башында Татарстанга аномаль эсселек кире кайтуы турында хәбәр иткән иде.

Һаваның янә +32+37 градуска кадәр җылынуы көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, киләсе атна башында барлык Идел буе төбәкләрендә бик эссе һава урнашачак. Температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Идел буе төбәгенең кайбер урыннарында һава температурасы +37гә кадәр күтәреләчәк. Ә инде Әстерхан өлкәсендә һава температурасы бөтенләй дә +40 градуска җитәчәк, дигән Вильфанд.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.  Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 29-34  градуска кадәр җылы булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев