Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН! Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе – Республика Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Татарстан – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә.

Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә.

Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыклары турындагы хәтер-хатирәләр безнең өчен һәрчак изге, без дөньяны фашизмнан азат иткән данлыклы җиңүчеләр буынының каһарманлыгы белән хаклы төстә горурланабыз. Донбасста яшәүчеләрне яклауга һәм тыныч тормыш урнаштыруга юнәлтелгән чараларны хуплыйбыз. Күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый хәзинәләре, традицияләренең безнең өчен кыйммәте зур һәм без аларны  аеруча мөһим дип саныйбыз. 

Татарстанлыларның бәрәкәтле хезмәте нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте булышлыгы белән республикабыз үсә бара, күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча илнең алдынгы төбәкләре арасында тотрыклы урын били. Сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелеше өлкәсендә, авыл хуҗалыгында колачлы проектлар гамәлгә ашырыла. Без хәзерге вакытта IТ өлкәне үстерү, яңалыклар, заманча технологияләр кертү юнәлешендә тырышлык куябыз.           

Икътисадтагы уңышлар татарстанлыларның тормышын яхшырту белән бәйле төп бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Җәмгыять өчен гаять әһәмиятле программаларны, федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру әлеге зур максатка ирешүгә ярдәм итә. Кешеләргә көн итү өчен уңайлы мохит  булдырыла. Ямьле парк-бакчалар, чәчәклекләр, су буйлары, елга ярлары, яшел мәйданчыклар балалар, яшьләр һәм  өлкәннәрнең яратып ял итә торган урынына әйләнде. 

Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, гражданнарның татулыгын саклау һәм ныгыту – һәрчак игътибар үзәгендә. Мәдәниятләр һәм диннәр күптөрлелеге – бәхәссез өстенлекләребезнең   берсе. Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми төстә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елын уздыру быелның иң истәлекле вакыйгалары булды. Бу уңайдан үткәрелә торган чаралар дәүләт белән диннең үзара хезмәттәшлеген, динара аңлашуны көчәйтүгә, телләр, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Хөрмәтле татарстанлылар, республикабызның алгарышы – уртак хезмәтебез җимеше, алдагы көннәргә ышанычыбыз һәм якты өметләребез нигезе. Без бергәләп Татарстанны яшәү өчен иң гүзәл җир итәргә һәм шул рәвешендә киләчәк буыннарга тапшырырга омтылабыз. 

Сезгә чын күңелдән  сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Көне мөбарәк булсын!

Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев