Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә

Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.

Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә.

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

Моннан тыш, Казандагы «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше башланачак. Татарстан Хөкүмәте Мөслим һәм Саба районнарындагы мәктәпләрдә спорт залларын да ремонтлаячак.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында (шул исәптән, 23 мәктәп һәм 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы) компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев