Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Республикада эшмәкәрләр сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды

Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар. Алар:

Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә теге яки бу маркетплейсның эш үзенчәлекләренә төшенергә; шәхси кабинет ачарга; товар карточкаларын, атама һәм тасвирламаны SEO-оптимальләштерү белән, ягъни эзләү системаларына яраклаштырып язарга; маркетплейслар белән эшләүнең төп логистик модельләрен белергә; маркетинг коралларын кулланырга; эшне автоматлаштырырга; эчке аналитика һәм хисаплар белән эшләргә һ.б. өйрәтәләр.

Уку нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга квалификацияне күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә. «Эшмәкәрләр үзләре укый яки хезмәткәрләрен квалификация күтәрергә җибәрә ала», – ди ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча инструкцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://cli.co/JPEK6R2

2021 елда «Минем бизнес» үзәгенең квалификация күтәрү программасында 200дән артык эшмәкәр һәм аларның вәкилләре катнашкан.

Эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм бушлай белем бирү программалары РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев