15 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак, бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.
Моннан тыш, Татарстанда, Казанны да кертеп, көньяк-көнчыгыштан төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көчле җил була. Секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы +3...+8 градус җылы булачак. Көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава +11...+16 градуска кадәр (ТР башкаласында — +14 градуска кадәр) җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә Татарстанда температура фоны бераз кимиячәк. Бераз яңгыр явып узу ихтималы бар.
фото редакция архивыннан.
Нет комментариев