Яшьтән өйрәтик
Мәктәптә туган телендә укымаса, баланың ул телне яхшы белүе, ул телдә дөрес итеп яза һәм укый, фикер йөртә алуы мөмкин түгел. Моны иң элек ата-аналар аңларга тиеш. Безнең Чирмешән лицеенда күп еллар дәвамында татар класслары эшли. Элегрәк беренче класска балаларны туплау проблема булса, соңгы елларда әти-әниләр балаларын татар классына теләп...
Мәктәптә туган телендә укымаса, баланың ул телне яхшы белүе, ул телдә дөрес итеп яза һәм укый, фикер йөртә алуы мөмкин түгел. Моны иң элек ата-аналар аңларга тиеш.
Безнең Чирмешән лицеенда күп еллар дәвамында татар класслары эшли. Элегрәк беренче класска балаларны туплау проблема булса, соңгы елларда әти-әниләр балаларын татар классына теләп бирәләр.
Яңа уку елына да егермедән артык гариза керде.
Татар сыйныфында уку нәрсәсе белән аерыла соң? Дәреслекләр бер үк, төп предметлар рус телендә укытыла.
Татар классында укучылар татар телен тирәнәйтелгән программа буенча үзләштерәләр. Әлбәттә, рус классындагы балаларга да татар теле дәресләре керә. Шунысы да мөһим, татар классларында укучылар гел татарча сөйләшергә гадәтләнәләр. Ә бит кайберәүләр мәктәпкә килгәнче, сер түгел, өйләрендә әти-әниләре, туганнары белән русча сөйләшәләр.
Кызганычка каршы, кайберәүләр: "Нигә кирәк соң ул татар теле?"- диләр. Юк, руслар түгел, ә татарлар шулай дип "баш ваталар". Минемчә, бу мәгънәсез сорау, "Әти-әни нигә кирәк соң?" кебек үк яңгырый. Туган телне күреп тә, кесәгә салып та булмый. Ләкин ул тәрбия нигезе, ул булмаса без кешелек сыйфатларыбызны югалтыр идек.
Туган тел гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне буыннан-буынга күчерергә ярдәм итә.
Безнең татар классларында класстан тыш чаралар, бәйрәмнәр, класс сәгатьләре туган телебездә үткәрелә. Һәм балаларыбыз туган - татар телебездә рәхәтләнеп, иркен сөйләшәләр, чыгыш ясыйлар, шигырьләр укыйлар.
Русча да яхшы беләләр.
Нәфисә Зиннурова,
Чирмешән лицее укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев