Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Товарны чексыз кире алалармы?

Өч көн элек күлмәк сатып алган идем, тик аның чегы сакланмаган. Товарны чексыз гына, 14 көн эчендә, кибеткә кире кайтарып буламы икән? Надежда. Әлеге сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә: -Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законы товарны ике атна эчендә кайтарып бирү хокукы бирә. Сезнең...

Өч көн элек күлмәк сатып алган идем, тик аның чегы сакланмаган. Товарны чексыз гына, 14 көн эчендә, кибеткә кире кайтарып буламы икән?
Надежда.

Әлеге сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә:
-Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законы товарны ике атна эчендә кайтарып бирү хокукы бирә. Сезнең очракта, бу срок саклана һәм товарны кире тапшыру мөмкин.
Ә инде чек күрсәтүгә килгәндә, аның мәҗбүрилеге законда каралмаган. Товарны нәкъ шул сатучыдан алганлыкны раслаучы чек, я башка төрле документ тәкъдим итү яхшы әлбәттә. Шулай да, чек булмау, закон буенча, товарны кулланучыдан кире алмауга нигез була алмый. Товарны шул сатучыдан алганлыкны башка төрле дәлилләр белән дә расларга мөмкин, мисал өчен шаһитлар ярдәмендә. Тагын шунысын да онытмыйк, товар кулланылмаган булса, аның товар йөзе, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса гына, ул сатып алучыдан кире алына, я алмаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: товар касса чек