Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

ТНВ да бушлай булсын

Цифрлы телевидениегә без дә тоташтык. Бер телевизорыбыз искерәк булганлыктан, аның үзендә санлы сигнал кабул итә торган торган җиһазы юк, шунлыктан аерым приставка сатып алырга туры килде. Тәрәзә төбенә бер начар гына антенна куйган идек, шул да җитте, 20 каналны да бик чиста күрсәтә. Тоташтыруның да бер авырлыгы булмады, яшьләр аны бик тиз эшләп куя ала. Олыраклар, әби, бабайлар өчен бу бәлки бераз кыенрак булыр. Андый авылдашларга мин, мисал өчен, һич авырсынмыйча булыша алам.

Санлы телевидение бушлай да бит әле ул. Тик менә бер кимчелеге бар, анда үзебезнең “Татарстан – Яңа гасыр” каналы юк. Шунлыктан без татарча тапшыруларны  “тәлинкә” аша карыйбыз. Әмма авылда төрле хәлдә  яшәүче кеше бар бит: барысы да спутник, кабель телевидениесе чыгымнарын күтәреп бетерә алмаска мөмкин. Шуның өчен киләчәктә 20 канал янына  ТНВны да өстәсеннәр иде дигән теләгем бар. Июнь аеннан аналог антеннасы тапшыруларын сүндерәләр. Димәк, татарча тапшыруларны шуннан караучылар яраткан каналларыннан мәхрүм кала дигән сүз. Олы кешеләрне шул борчый. Кыскасы, бушлай ТНВ да булсын. Тик, нишләптер,  бу хакта аңлатып сөйләүче, аны вәгъдә итүче генә юк.

Фәрхать Нуретдинов.

Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев