Түләргә килдеңме – чиратка бас
"Коммуналь хезмәтләр өчен түлим дип почтага кергән идем, ә анда чират, ике сәгатькә якын басып торырга туры килде", - дип шалтыратты Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым. - Ни өчен почтада шундый зур чиратлар җыела? Әлмәт районара почтамтының Чирмешән почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы Любовь Фәтхетдиновага без шундый сорау...
"Коммуналь хезмәтләр өчен түлим дип почтага кергән идем, ә анда чират, ике сәгатькә якын басып торырга туры килде", - дип шалтыратты Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым.
- Ни өчен почтада шундый зур чиратлар җыела? Әлмәт районара почтамтының Чирмешән почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы Любовь Фәтхетдиновага без шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Зур чиратлар, гадәттә, һәр айның 20нче числосыннан соң, түләүләр кабул итәргә санаулы көннәр калгач барлыкка килә, - ди Любовь Александровна.
Һәм ул әлеге чиратларга түләүчеләрнең үзләре сәбәпче булуына да дәлилләр китерде. Беренчедән, түләүләрне күпчелек айның соңгы көннәренә калдыра, икенчедән, коммуналь хезмәтләргә эштән соң да (18 сәгатькә кадәр эшлиләр), төшке аш вакытында (12дән - 13 сәгатькә хәтле) һәм шимбә көннәрендә дә (9дан 16 сәгатькә кадәр) түләргә мөмкин. Бу вакытларда кеше күп булмый.
Бу эшне корреспонденция яки пенсия китергән хат ташучылар аша да башкарып була икән, моның өчен бернинди өстәмә түләү дә алынмый. Безгә шалтыраткан ханымга да шундый киңәш бирдек. Тик күпләр бу уңайлы хезмәт күрсәтүгә игътибар итмиләр. Ә бит хат ташучыларга дистәләгән кеше бу хезмәт өчен рәхмәт белдергән.
"Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" ААҖ бухгалтериясендә хәбәр итүләренчә, коммуналь түләүләр кабул итүгә килешүләр Саклык банкы, "Ак барс" банк, "Россельхозбанк"ларның өстәмә офислары белән дә төзелгән. Бу мәсьәлә белән Коммуналь челтәрләр офисына турыдан - туры мөрәҗәгать итәргә дә ярый. Ә анда, хезмәткәрләр сүзенә караганда, бервакытта да чират булмый. Шунысын да искә алу кирәк, почта һәм Саклык банкының өстәмә офисы Чирмешәннең үзәгендә урнашсалар, Коммуналь челтәрләр, "Россельхозбанк" һәм "Ак барс" банкка кадәр ара шактый ерак, бигрәк тә Амур ягында яшәүчеләр өчен.
Бервакыт коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне почта янындагы киоскта да ала башлаганнар иде. Әмма хәзер анда касса аппараты юк икән.
Кыскасы, почта хезмәткәрләре киңәшләренә колак саласы кала, түләүләрне айның соңгы көннәренә кадәр сузмаска, почтага төш вакытында яки шимбә көнне килергә, һәм, кем әйтмешли, хат ташучылар белән дуслашырга.
Ә почта хезмәткәрләренә, үз чиратында, операторларның көн тәртибен бозмыйча эшләүләрен таләп итәргә кирәк, бу уңайдан да дәгъвалар юк түгел. Ә иң мөһиме - клиент һәрчак хаклы, дигән гыйбарәне истән чыгармасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев