Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Чегодайда сарайлар янган

    Түбән Чегодай авылында янгын чыгып, ике сарай янып беткән. 135нче янгын частена Түбән Чегодайның Габдулла Тукай исемендәге урамында шәхси сарайда янгын чыгу турында хәбәр кичке тугызлар тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут янәшәдәге икенче сарайга күчә. Янгын нәтиҗәсендә ике сарайга зыян килә. Бу фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгеле түгел,...

    Түбән Чегодай авылында янгын чыгып, ике сарай янып беткән.

    135нче янгын частена Түбән Чегодайның Габдулла Тукай исемендәге урамында шәхси сарайда янгын чыгу турында хәбәр кичке тугызлар тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут янәшәдәге икенче сарайга күчә. Янгын нәтиҗәсендә ике сарайга зыян килә. Бу фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр райондагы янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: