Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Шушмада су күп

Бәркәтәдә, Шушма елгасында су инде 150 сантиметр биеклектә.

 - Бу берничә  көндә монда урманнан, чокырлардан байтак кар сулары агып төште, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. -Элеккеге тимер күпернең бер башына зыян килде, дөрес, хәзер аннан йөрүче юк.   Әле су төшмәсә дә, су басу куркынычы булган кайбер өйләр базларыннан бәрәңгеләрен чыгардылар. Кырларда, урманнарда кар әле дә күп, шуңа күрә махсус комиссия су басу куркынычы булган йортлар хуҗаларын кисәтеп тора. Янгын-коткару часте вәкилләре дә хәлне контрольдә тота.   

Әлфәт Хуҗиев, Бәркәтә авылының Карл Маркс урамында яшәүче: - Миңа 65 яшь, йортыбыз Шушма буенда гына. Үз гомеремдә соңгы су басу 2010 елда булды. Ул елны су Шакирҗанов урамында, халык телендәге Бакалин урамындагы кайбер йортларга өйләрнең тәрәзә төпләренә кадәр менгән иде. Быел андый көчле ташу юк, алай да бүген базларыбызда су инде, март ахырында бәрәңгеләрне чыгардык. Элеккеге елларда, без бала чакта, су ташулар - еш күренеш, безнең тирәдәге йортларга, каралты-кураларга су кергәнен яхшы хәтерлим. Олылар язын маллар торучы абзарларның идәннәрен күтәрәләр иде, мотоциклларны, ул вакытта йортта төп транспорт бит инде, югарырак урамнарга менгереп куйганнары истә. Ташулардан Ходай сакласын, йортыңа су керсә, ул тиз генә кипми, күгәрекләр барлыкка килә, сөрси башлый.

Районның башка торак пунктларында язгы кар сулары ташу  белән бәйле аерым куркыныч хәлләр юк,әмма уяулыкны югалтырга ярамый.

 

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев