Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Әнисе йоклап ятканда, алты айлык баласы пешкән

Калган балаларны опека органнары алган

Башкортстанның Әбҗәлил районы Тупак авылында коточкыч хәл булган. Алты бала анасы караватында йоклаган, ә аның 6 айлык кызы шушы арада җылылык батареясы өстендә яткан. Сабыйның кул һәм аяклары пешкән.

Урындагы фельдшер авыл советына, дәваханәгә һәм опека органнарына, шулай ук участок инспекторына мөрәҗәгать иткән. Хәзер бала белән анасы - Уфадагы пешү үзәгендә. Ә калган балаларны опека органнары алган.
Хакимияткә якын чыганактан ананың исәптә торуы билгеле. Ул беркайда да эшләмәгән, пенсия һәм пособиегә яшәгән.

 

Ул Тупак авылына узган ел чираттагы ире вафатыннан соң кайта. Аның балаларының фамилияләре төрле. Хәзерге вакытта балалар төрле гаиләләргә билгеләнгән, ягъни аларны бүлгәннәр – берсен Магнитогорскига, калганнарын Белоретка озатканнар. Иң өлкән бала 6 нчы сыйныфта укый, дип яза "Кызыл таң".

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев