Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Лашманда ферма янган

Әлеге авылдагы җирле фермерның мөгезле эре терлекләр асрала торган ферма бинасында янгын чыгып, маллар торагының түбәсе янган, ут агач бинаның стеналарына да зыян салган.

Авыл кырыендагы фермада янгын хакында хәбәрне район янгын сүндерүчеләренә иртәнге тугызынчы яртыларда телефоннан шалтыратып әйтәләр. Утны сүндерергә Лашманнан – бер, Чирмешәннән ике подразделение барган.

-Беренче янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, бинаның түбәсе  яна торган була. Көчле җил дә утны тиз тарата. Өстәвенә профнастил белән ябылган абзар тезмәсендә печән  дә булган. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе тулысынча янып бетте, стеналарына да өлешчә зыян килде, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Савым сыерлары көтүдә булганлыктан, алар зыян күрмәгән. Андрей Фомин әйтүенчә, монда эшләүчеләр әүвәл утның тактадан төзелгән  янкормасыннан чыкканын күргәннәр. Хәзер янгынның сәбәбе  һәм матди зыян күләме ачыклана.   

Фото: Андрей Фомин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев