Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Колониягә дә эләккән, түләргә дә туры киләчәк

Пассажиры һәлак булган 27 яшьлек автомобиль йөртүче хөкем ителгән.

Әйтергә кирәк, кеше гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган Бөгелмә кешесенең, гомумән, руль артына утырырга хокукы булмаган. Беренчедән, ул алкогольле эчемлек кулланган килеш машина белән юкка чыккан, икенчедән, элек руль артына исерек килеш утырган өчен административ җаваплылыкка тартылып, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Шулай да узган елның ноябрь аенда бу егет салган килеш кабат руль  артына утыра. Янәшәсендә 30 яшьлек пассажир да була. Бәркәтәдән Чирмешән ягына барганда машина йөртүче идарәне югалта, нәтиҗәдә автомобиль әйләнеп каплана һәм пассажирның гомере өзелә.

-Район суды гаепләнүчене  өч елга һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Бу вакытны ул колониядә үткәрәчәк, шулай ук өч елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да колак кага, - ди район  прокуроры урынбасары Юрий Иванов. – Болардан тыш, суд һәлак булган пассажирның хатынының гражданнар дәгъвасын да  канәгатьләндерә, кеше үлемендә гаепле булучы мораль зыян өчен 500 мең сум күләмендә компенсация түләргә тиеш.

Район суды карары әлегә законлы көчкә кермәгән.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X