Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Казанкада торак йорт янган

Узган атна шимбәсендә, төнлә, Казанка авылында торак йортта янгын чыга. Ут өй бүлмәләренә һәм түбәгә зур зыян салган.

Әлеге янгын турында бердәм  диспетчерлык хезмәтенә ГЛОНАСС системасы буенча хәбәр иткәннәр. 135 нче янгын-коткару частеның дежур караулы һәм башка авария хезмәтләре шунда ук юлга кузгалалар.

-Урынга баргач, агач, шифер белән ябылган йортның бер бүлмәсе һәм түбәнең морҗа янындагы өлеше януы беленде, - ди күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлекчәсе дознавателе Надежда Костина. -35 яшьлек йорт хуҗасы, янгын башланганда, балигълык яшенә җитмәгән алты баласы белән шул ук авылдагы әти-әнисе янында була. Янгынның якынча сәбәбе – мичнең төзексезлеге.

Безгә мәгълүм булганча, әлегә күп балалы бу гаилә әни кешенең әти-әнисендә яши.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев