Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кайбер чирмешәнлеләр суга тилмерә

Хөрмәтле редакция! Сезгә Чирмешәнең Нагорная урамында һәм Ярмарочный тыкрыгында яшәүчеләр үзләренең проблемаларын чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Безнең микрорайонда ел саен җәй җитү белән торбаларда су югала. Әлек су июньдә генә килми башласа, быел инде ул май аеннан бирле юк. Узган елларны коммуналь хужалык: "Аз гына түзегез, су була", дип...

Хөрмәтле редакция! Сезгә Чирмешәнең Нагорная урамында һәм Ярмарочный тыкрыгында яшәүчеләр үзләренең проблемаларын чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Безнең микрорайонда ел саен җәй җитү белән торбаларда су югала. Әлек су июньдә генә килми башласа, быел инде ул май аеннан бирле юк. Узган елларны коммуналь хужалык: "Аз гына түзегез, су була", дип безне гел өметләндереп килде. Әмма бу сүзләр тормышка ашмады, коммунальчылар бүген дә халыкны су белән тәэмин итү өчен барысы да эшләнә, дип җавап кайтаралар, һәм, төнлә йокламыйча, су килгәнен көтеп утырырга киңәш итәләр.
Безнең урамнарда кайчан су булыр икән?
Нагорная урамында һәм Ярмарочный тыкрыгында яшәүчеләр.
(Хатка барлыгы 26 кеше имза куйган).

Әлеге хат уңаеннан без "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаровка мөрәҗәгать иттек һәм ул түбәндәгечә җавап бирде:
-Әйе, бу да һәм алар тирәсендәге башка урамнарда да чиста су проблемасы бар. Монда бүген су килеп җитмәүнең төп сәбәбе - башкалар бакчаларына аны чамадан тыш күп агызалар. Шулай да якын арада су мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Район үзәгендә суүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп кору бара. Чирмешәннең төньяк - көнбатыш өлешенә суны җитәрлек күләмдә бирү өчен Техническая урамында юл аша зур диаметрлы торба салырга кирәк. Бу эшне асфальтны ватмыйча гына башкару өчен махсус техника юк иде. Якын көннәр дә ул безгә кайтырга тиеш. Аннан соң инде хатта язылган урамнарда су булыр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы суга котлык

2
X