Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кара Чишмәдә суүткәргеч еш тишелә

Кара Чишмә авылында ике урында – Тукай һәм Тельман урамнарында суүткәргеч тишелеп су агып ята. Авыл халкы моңа борчылып, газета редакциясенә хат юллаган.

Бу хатка Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков түбәндәгечә җавап бирде: “Су кудырырга яңа, көчле насос куйгач, су линияләре, дөрестән дә, еш тишелә башлады. Тельман урамында бу хәл әле күптән түгел генә килеп чыкты. Торбалар төп линиядән йортларга тоташа торган урыннарда еш тишелә. Җир казу өчен экскаватор сорап нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттем, алар булышырга ышандырдылар. Техника булу белән бу кимчелекләр бетереләчәк.”

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев