Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ишлинкада юлны кем чистартырга тиеш?

Безнең Ишлинка (Чуваш Афонькәсе) авылында инде берничә көн дәвамында юллар чистартылмый. Мәктәп автобусы да авыл эченә үтә алмый, шуңа да балалар карга чума - чума зур юлга таба атлыйлар. Юлчыларга да әйтеп караган идек, алар: "Бу безнең участок түгел", - дип җавап кайтардылар. Безнең авыл урамнарын кем чистартырга тиеш икән?...

Безнең Ишлинка (Чуваш Афонькәсе) авылында инде берничә көн дәвамында юллар чистартылмый.

Мәктәп автобусы да авыл эченә үтә алмый, шуңа да балалар карга чума - чума зур юлга таба атлыйлар. Юлчыларга да әйтеп караган идек, алар: "Бу безнең участок түгел", - дип җавап кайтардылар. Безнең авыл урамнарын кем чистартырга тиеш икән?
Николай Петряков.
Чуваш Афонькәсе.
Әлеге хат уңаеннан без Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде:
-Авыл җирлегенә керүче авылларның урамнарын кардан чистарту буенча без "Митяева " крестьян - фермер хуҗалыгы белән килешү төзегән идек. Әлегә кадәр алар юлларны гел чистартып тордылар, дәгъва белдерүче булмады. Дөрес, соңгы вакытта ягулык белән проблема туу сәбәпле, юллар чистартылмады. Әмма бу мәсьәлә хәл ителде, трактор урамнарны кардан чистарта башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишлинка юллар чистарту мәктәп автобусы