Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәннең күп фатирлы кайбер йортлар тирәсен агач-куаклар басып киткән

Чирмешәннең Техническая урамындагы күпфатирлы йортлар тирәсен тәртипсез рәвештә үскән агач-куаклар басып киткән. Бу проблеманы үткән ел да күтәргән идек.

Быел бу тирәдә чәчелгән мәйданнар бераз киңәйде сыман. Җитәкчеләр фикерен ишеткәч, кайберәүләр үз бакчалары тирәсендәге кирәксез, карт куакларны кискән. Бәләкәй генә булса да, бу участоклар аларны туендыра.

Техническая урамындагы 28 нче йортта яшәүче Ольга Миронова үзләренең бакчалары янәшәсендәге буш участокларны да хуҗалы иткән, быел мәйданны тагын арттырган. Аларның бакчаларында тәртип, бер чүп күрмәссең, монда тырыш бакчачы кулы сизелеп тора.

-Улым да булыша, әни дә күз-колак булып тора, - ди әңгәмәдәшем. – Шул бакча безне ел әйләнәсе туендыра. Үткән ел дүрт чиләк бәрәңге утырткан идек, 32 чиләк уңыш алдык. Орлыкка да җитте, әле дә үз бәрәңгебезне ашыйбыз. Ел саен тирес кертеп, ашлап торгач, җир уңдырышлы. Коймасы булмаса да, мал-туар да, халык та зыян салмый.

Мироновлар суган, сарымсак, кишер, суган, кыяр, помидор да үстерәләр, әле чәчәкләргә дә урын табылган.

Шул ук йортта яшәүче Сания Арсланова да 33 ел инде йорт янындагы бакчасыннан үзенә җитәрлек уңыш ала. 75 яшьлек якташыбыз, аяклары авыртса да, шунда чыгып, эшләп, җанына тынычлык таба. Быел әле бакчасын ышыклап торучы куакларны, корыган агачларны да кискән.

-Күршедәге бакча хуҗасыз калды, шуңа аны чия, слива агачлары басып китте, инде ул минем бакчага да “үрмәли” башлады, - ди Сания апа. – Шуны кисеп, чистартсалар яхшы булыр иде дә. Бакча тирәсен коймаларбыз, дип тә ышандырган иделәр, тик ул сүздә генә калды.

Сания апаның күршесе Зөһрә Гатиналар да быел бакчалары янындагы “чытырманлыкны” бераз чистартканнар.

-Тик аңа безнең генә көч җитми, ул инде ниндидер бер чүплек оясына  әйләнде, - ди Зөһрә апа. – Техникасыз, бу тирәне, тәртипкә китереп булмас. Яшьләрнең җирдә казынасылары килми, шуңа да элеккеге хуҗалары киткәч, бакчалары “ятим калды”, агачлар басты. Биредә инде 35 ел яшибез. Хәзер үзебезнең яндагы буш участокны да чәчәбез. Үзеңдә булмаса суган кыягы да тансык бит. Ике сутыйлап җирдә суган, сарымсак, кишер, чөгендер, кыяр, помидор үстерәбез, әле бәрәңгегә дә бераз урын кала. Алма агачы, чия һәм слива куагыбыз да бар. Коймасы булмау гына җайсыз, тотып алынмагач, хуҗасыз кебек, бакчага теләсә кем керә.

Фото редация архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев