Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чыршыларны рөхсәтсез кисмәгез – штрафы бик зур

Яңа ел бизәге – чыршы, наратларның бер метрлысын быел урманчылар 300 сумнан тәкъдим итәчәк. Агач озынлыгына карап бәя күтәрелә бара. Ә үз белдекләре белән аларны урманнан кисеп кайтучыларга штрафлар яный.

-Яңа ел алды атналарында  урманнарда патруль кизү торачак. Рөхсәтсез чыршы, нарат кискән гражданнарга 3 меңнән - 4 мең сумга,  вазифаи затларга – 20 меңнән - 40 мең сумга,  юридик затларга  200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган, - ди “Чирмешән урманчылыгы”ның  урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Владислав Константинов.

Шуның өстенә урман хуҗалыгына китергән зыянны да каплыйсы була икән. Әйтик, рөхсәтсез 1 метрлы чыршы кискән өчен аның күләме 3700 сум тәшкил итә. Әгәр дә зыян 5 мең сумнан артса,  җинаять эше дә кузгатыла.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев