Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чисталыкка битараф чирмешәнлеләр штраф түлиләр

Чисталыкка битараф райондашларыбызга карата октябрь аенда биш беркетмә төзелгән. Төзекләндерү, чисталык кагыйдәләре турында халык арасында даими аңлату эшләре алып барылса да, кайберәүләр әле һаман моңа колак салмый. Әйтик, июль, август, сентябрь айларында административ комиссия әгъзалары тарафыннан андыйларга карата 35 беркетмә төзелгән. -Беркетмәләрнең күбесе төзекләндәрү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән, кемдер төзелеш...

Чисталыкка битараф райондашларыбызга карата октябрь аенда биш беркетмә төзелгән.

Төзекләндерү, чисталык кагыйдәләре турында халык арасында даими аңлату эшләре алып барылса да, кайберәүләр әле һаман моңа колак салмый. Әйтик, июль, август, сентябрь айларында административ комиссия әгъзалары тарафыннан андыйларга карата 35 беркетмә төзелгән.
-Беркетмәләрнең күбесе төзекләндәрү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән, кемдер төзелеш материалларын урамда саклый, башкасы чүп үләннәрен һаман чапмаган, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Людмила Гарифҗанова. - Октябрь аенда без Лашман, Бәркәтә, Югары Кармалка, Кармыш, Иске Үтәмеш авылларында чисталык рейдлары үткәрдек, киләчәктә дә алар дәвам итәчәк. Безнең максат кешеләргә штраф салып, акча җыю түгел, ә яшәгән җиребездә матурлыкны, чисталык булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф административ беркетмә