Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә яңа ачылган спорт залында татарча язулар юк. Булырга тиеш.

Чирмешәндә менә дигән спорт залы ачылды. Зур, мәһабәт бинада сәламәтлегебезне ныгыту өчен бөтен шартлар тудырылган.

Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, нишләптер, бинаның эчендә һәм тышында да язуларны татарча да язмаганнар. Ник без үзебезне гел шулай кимсетәбез икән? Татарстанда дәүләт теле саналучы татар теле ник хөрмәтсез? Моңа үзебез генә гаепле.

Бу мәсьәлә уңаеннан без спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Лена Портновага мөрәҗәгать иттек һәм ул түбәндәгечә җавап бирде:

-Бу фикерләр белән килешәм. “Чирмешән” спорт залында әле тагын байтак стенд, эленмә такта урнаштырасы бар. Боларны эшләгәндә хатта булган тәкъдимнәрне дә исәпкә алачакбыз.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев