Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә кораб төзүче дә эш эзләгән

Бүген, бигрәк тә, авыл хуҗалыгы предпрятиеләренә зоотехниклар, мал табиблары, терлекчеләр җитешми. Районда ипи салучыларга,юристларга да ихтыяҗ бар. -Сер түгел, кайда хезмәт хакы аз түлиләр - шунда белгечләр кирәк, - ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева. - Әнә Югары Кәминкәдә оешкан "Ильхан" җәмгыятендә, түләгәч, әллә ничаклы...

Бүген, бигрәк тә, авыл хуҗалыгы предпрятиеләренә зоотехниклар, мал табиблары, терлекчеләр җитешми. Районда ипи салучыларга,юристларга да ихтыяҗ бар.

-Сер түгел, кайда хезмәт хакы аз түлиләр - шунда белгечләр кирәк, - ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева. - Әнә Югары Кәминкәдә оешкан "Ильхан" җәмгыятендә, түләгәч, әллә ничаклы авыл хуҗалыгы белгечләрен үзләренә җәлеп итә алдылар. Ә менә "Кара Чишмә"дә, "Үтәмеш"тә эшчеләргә гел кытлык. Районда сатучылар күп, ә райпо кибетләренә сатучылар җитешми, чөнки әлеге дә баягы эш хакы түбән. Чирмешәндәге ипи пешерү заводында да хәл шул чама, анда пешекчеләр таләп ителә.
-Бер мәлне районда хисапчылар, икътисадчылар, юристлар күбәйде. Хәзер эш бармы аларга?
-Эш эзләүче бу һөнәр ияләре шактый бездә. Шул ук вакытта яхшы, үз эшен белгән мондый белгечләргә ихтыяҗ да бар. Оешмалар оста, тәҗрибәлеләрне бик тиз "эләктереп"ала. Андыйлар эшсез утырмый. Шунлыктан, һөнәр сайладың, эшкә урнаштың икән, белемеңне гел камилләштереп торырга, укырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Яшь белгеч эшләмичә остара алмый, - ди Фәридә Камал кызы.
Бүген районда 68 кеше эш эзләүче буларак исәптә тора, 65 вакансия - эш урыны тәкъдим ителә. Бактың исә, эш эзләүчеләр язын, кырларда чәчү эшләре башлангач кими, көзен, кыр эшләре беткәч арта икән. Районда эшсезләрнең 2010, 2011 елларда кисәк артуы күзәтелгән. Ник дисәң, бу - Чирмешәндә нефтьчеләр оешмасы ябылган чор. Ул вакытта эш белән тәэмин итү үзәгенә кырыклап нефтьче мөрәҗәгать итә: күбесе югары квалификацияле, яхшы хезмәт хакы алып эшләгән белгечләр, аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк була. Колхозлар таркалгач та шундыйрак хәл сизелә. Үзәккә Кадидан, Туймәттән, Бәркәтәдән, Кармалкадан еш мөрәҗәгать иткәннәр. Соңгы елда Лашманнан эш сорап килүчеләр байтак булган. Мәктәпләрдәге оптимизация, кыскартулар да эшсезләр сафын ишәйтә.
Эш эзләп үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә үз һөнәрләре буенча эш табылмаса, аларны яңа һөнәрләргә укыталар. Быел, әйтик, үзәк ярдәме белән 25 кеше яңа белгечлек үзләштергән, ә уку өчен үзәк түләгән. Күпчелек Нурлат аграр техникумының Чирмешәндәге филиалында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, пешекче һөнәрен үзләштергән. Бораулаучы ярдәмчесе, газ котельные операторына укучылар булган. Ноябрь аеннан бу белгечлекләргә тагын укытачаклар.
Бүген районыбызның кайбер оешма, предприятиеләрендә хисапчы, табиб, сыер савучы, терлекче, зоотехник, инженер, кассир, педагог, психолог, социаль хезмәткәр, токарь, тракторчы, юрист вакансияләре бар. Ә кибетчеләр, хисапчылар, машина йөртүчеләр, ниндә дә булса һөнәре булмаган якташларыбыз, киресенчә, эш эзли. Сирәк белгечлек буенча эш тәэмин итү ансат түгел. Әйтик, оптик җиһазлар белгеченә, машина төзелеше, умырткасыз хайваннар зоологы буенча укыганнарга ничек эш табасың. Әнә берәү бер елны хәтта кораблар төзелеше буенча эш табуларын сораган. Андыйларны инде яңа һөнәрләргә укытырга туры килә. Шунлыктан, һөнәр сайлаганда, аны яшәү урыны белән бәйләргә тырышырга киңәш итә үзәк белгечләре.
Эшсезлекне киметү максатында, үзәк шәхси эшмәкәр булып эш башлаучыларга дәүләт субсидиясе биреп булыша. Инвалидларга эш шартлары булдыручы, аларны эшкә алучы оешма, предприятиеләргә дә дәүләттән акчалата ярдәм бар.
Бүген районыбыз картая, дибез. Ни кызганыч, яшьләр читкә китү ягын карый. Шулай, бер-бер артлы кибетләр ачып кына районыбыз алга да китә алмас. Монда төпләнүчеләрне эш, яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү кыен булачак. Ә кем белә, киләчәктә бәлки районда җитештерү предприятиеләре ачып, эш урыннары булдыручы мәрхәмәтле бәндәләр табылыр. Өметсез шайтан, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хисапчылар табиплар