Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә бүгенге янгын электрдан чыккан дип фаразлыйлар

Бүген иртән Чирмешәндә торак йорт янды. Әлеге ут казасы электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый белгечләр.

Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, район үзәгенең Больница шәһәрчегендә чыккан ут хакында аларга  иртәнге дүртенче яртыларда телефоннан шалтыратып әйткәннәр. Янгын сүндерү машиналары килгәндә, йортның түбәсе ялкын эчендә була, әүвәл пыскыбрак торган ут берара кинәт көчәеп китә. Аны сүндерәләр, тик ул өйгә зыян салып өлгерә, торак яшәргә яраклы түгел. Йортның хуҗасын - олы яшьтәге хатын-кызны балалары шушы көннәрдә генә Самарага алып киткән булганнар.

Көннәр коры тора. Зинһар ут белән сак булыйк!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев