Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 47 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 119 эш урыны тәкъдим итәләр.

Нигездә, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк. Хуҗалыкларда агрономнарга, инженерларга, ветврачларга, зоотехникларга ихтыяҗ зур, хәтта тракторчыларга да кытлык сизелә.

Гомумән алганда, агымдагы елның узган ун аенда үзәктә эш эзләүчеләр буларак  исәпкә алынган 283 якташыбызның 123 се эшкә урнаштырылган. Бүген 47 кеше эшсез буларак исәптә тора.

Үз һөнәрләре буенча эш таба алмаган кешеләр үзәк аша яңа белгечлек үзләштерергә мөмкин. Быел бу мөмкинлектән 24 кеше файдаланган, райондашларыбыз котельный операторы, эретеп ябыштыручы, каравылчы - сакчы, пешекче, бораулаучы ярдәмчесе булырга һәм башка һөнәрләргә укыганнар, алар барысы да эшкә урнашканнар. Алардан тыш, “пенсиягә чыгу алды яшендәге” категориягә керүче якташларыбыз өчен дә бушлай укулар оештырылган. 7 кеше үзебезнең һөнәр техникумында пешекчелеккә укып чыкканнар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге якташларыбызга шәхси эш башлап җибәрергә дә булыша. Быел үзәк аша бирелгән субсидия хисабына ике райондашыбыз үз эшен башлаган, аларга республика бюджетыннан финанс ярдәме күрсәтелгән.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев