Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында берничә авылда йортларны, корылмаларны су басарга мөмкин

Якын көннәрдә һава температурасының кисәк җылынуы, төнлә дә, көндез дә”плюс”лы булуы көтелә. Мондый хәл куанычлы булса да, елга, буаларда су күтәрелү куркынычын арттыра.

Язгы су ташу күңелсез хәлләр китереп чыгармасын өчен, аңа көздән үк әзерләнергә кирәк. Тиешле чаралар күрелсә авылларны су басу куркынычы күпкә кими.

-Безнең район территориясендә 20 гидротехник корылма бар. Быел да районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе членнары белән авыл җирлекләрендәге буаларның торышын тикшердек, - ди 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Эшермәләре эшләмәү сәбәпле, Иске Котыш һәм Күтәмә авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан буаларның сулары агызылмаган. Алар трассаларга куркыныч тудыра. Калган буалардан 60-70 процент  су көздән агызылган.

Район аша агучы елгалар да язгы чорда куркыныч тудыра.  Бездә иң куркыныч зона – Бәркәтә. Бу торак пунктта 71 хуҗалыкта гомер итүче 170ләп кешегә  язгы ташу зыян салырга мөмкин. Түбән Кармалка авылында да ике хуҗалык куркыныч зонада. Шешминка авыл җирлегендәге күперләргә дә зыян килү куркынычы бар.

Язгы су ташуларга алдан әзерләнергә, елга, буа буйларында суның биеклеген үлчәүче приборлар урнаштырырга һәм аны даими контрольдә тотарга киңәш ителә. Бу авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнә, алар халык арасында аңлату  эшләре үткәрергә дә бурычлы.

Су берничә сәгатьтә күтәрелергә мөмкин, әгәр шундый куркыныч килүен күрсәгез 2-57-01 яки кәрәзле телефоннан 101 номерына шалтыратырга кирәк.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев