Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яшәгән саен яшисе килсен

Суицид инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә үз-үзеңне үтерү дигәнне аңлата, ягъни кеше үз теләге белән дөньядан китә. Районда быел 7 ир-ат үз-үзенә кул салган. Аларның иң яшенә - 22, иң өлкәненә 58 яшь. Үз-үзеңә кул салу. үлергә теләүгә карганда, күбрәк әйләнә-тирә дөньяга каршы килүне аңлата. Еш кына балалар да мондый адымга...

Суицид инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә үз-үзеңне үтерү дигәнне аңлата, ягъни кеше үз теләге белән дөньядан китә. Районда быел 7 ир-ат үз-үзенә кул салган. Аларның иң яшенә - 22, иң өлкәненә 58 яшь.

Үз-үзеңә кул салу. үлергә теләүгә карганда, күбрәк әйләнә-тирә дөньяга каршы килүне аңлата. Еш кына балалар да мондый адымга бара. Бу очракта балалар өчен өлкәннәр җаваплы. Балалар авызыннан мондый сүзләр ишеркәндә моңа җтиди карарга кирәк. Депрессиягә төшкән яшүсмергә иң беренче ярдәм итүче - ата-ана.
-Баланың төшенкелеккә бирелүен сизгән очракта аның белән утырып сөйләшергә, киләчәккә планнар корырга кирәк. Бу әңгәмәләр позитив булырга тиеш, - ди район үзәк больницасы психиатры Лилия Мортазина. - Аңарда оптимистик рух тудырырга, башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыга алуына ышандырырга. Баланың тискәре якларын исенә төшермәскә, башка - уңышлырак, яхшы күңелле иптәшләре белән чагыштырмаска кирәк.
Балага яңа шөгыль табарга, көндәлек томышына үзгәрешләр кертергә. Яшүсмер көндәлек режимын үтәргә тиеш. Аның тиешенчә ашавын, йокысы туйганчы йоклавын, саф һавада йөрүен һәм спорт белән шөгыльләнүен күзәтергә.
Үз-үзенә кул салу теләге мәктәптә, класста яшүсмерәр арасында үзара мөнәсәбәт бозылу сәбәпле дә туарга мөмкин. Мондый үлемгә баруның 70 проценты мәктәптәге конфликтлар белән бәйле, уңышсыз гаиләләр дә сәбәпче була.
Гадәттә, бала моны якыннарын куркыту өчен эшләргә тели. 18 яшькә кадәр әле яшүсмер үлемнән курка белми, аны аңлап җиткерми.
Үз-үзеңә кул салуны кисәтүдә укытучылар, класс җитәкчесе дә зур роль уйный. Укучының көченә һәм мөмкинлекләренә ышаныч тудырырга, киләчәккә өмет уятырга, аны аңларга тырышырга, яшьтәшләре белән аралашуына игътибар итәргә кирәк. Педогоглар тарафыннан баланы кимсетү, түбәнсетү, физик көч куллану булмасын өчен мәктәп администрациясе дә контроль булдырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы