Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында 15 йорт газсыз калган

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 46 хәбәр һәм гариза кергән. Район юлларында матди зыян китергән биш юл-транспорт вакыйгасы булган. Түбән Кармалкада яшәүче ир-ат теркәлгән ау мылтыгын полициягә тапшырган. Ә Кызыл Яр поселогында яшәүчедән, саклау кагыйдәләрен үтәмәгән...

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 46 хәбәр һәм гариза кергән.
Район юлларында матди зыян китергән биш юл-транспорт вакыйгасы булган.
Түбән Кармалкада яшәүче ир-ат теркәлгән ау мылтыгын полициягә тапшырган. Ә Кызыл Яр поселогында яшәүчедән, саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, ау мылтыгы алынган.
Күтәмәдә билгесез кешеләр шәхси эшмәкәр кибетенең тәрәзә рәшәткәсен ватканнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган 168, (шуларның 2се - транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән), участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 27 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Районда "Курорт", "Яшүсмер", "Легаль булмаган мигрант" оператив-профилактик операцияләр дәвам итә.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20-22 чакырту кергән. Фельдшер Евгений Захаров әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә умарта кортлары чагудан аллергия булган 3 кеше, көнкүрештә җәрәхәт алган 2 кеше мөрәҗәгать иткән, ОРВИ белән берничә бала чирләгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр. Әлеге хезмәт диспетчерлары хәбәр итүенчә, 20нән 27 июньгә кадәр районда газ өчен түләмәгән 15 хуҗалык "зәңгәр ягулыктан" өзелгән. Шуннан соң бурычлылар бик тиз акчаны түләгәннәр, аларның өйләренә газ килә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ашыгыч ярдәм газга түләү