Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән полицейскийлары "Приора" машинасында 300 шешә исерткеч тапканнар

Шушы көннәрдә район территориясендә туктатылган "Приора" машинасының салонында составында спирт булган 300 пластик шешә сыеклык табыла. Әлмәткә кайтучы ир - ат әлеге алкоголь продукциясен Самара шәһәреннән "кыш айларында машина тәрәзәсен юдыртыр өчен алып кайтам" , дип аклана. Алкоголь продукциясен тиешле рөхсәтсез сату белән шөгыльләнгән өчен - административ штраф, аерым зур...

Шушы көннәрдә район территориясендә туктатылган "Приора" машинасының салонында составында спирт булган 300 пластик шешә сыеклык табыла.

Әлмәткә кайтучы ир - ат әлеге алкоголь продукциясен Самара шәһәреннән "кыш айларында машина тәрәзәсен юдыртыр өчен алып кайтам" , дип аклана.
Алкоголь продукциясен тиешле рөхсәтсез сату белән шөгыльләнгән өчен - административ штраф, аерым зур күләмдә саткан өчен җинаять эше кузгату яный.
Тартып алынган ялган хәмер продукция, административ чара күрү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылган, "тәрәзә юдырткыч" экспертизага җибәреләчәк. Ялган булуы расланган очракта, гаеплегә карата административ эш кузгатылачак, диделәр полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эчемлек полицейскилар