Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәрәңге сабагын яндыру 1500 сумга төшә

Бигрәк тә иртәләрен һәм кичләрен "томан" төшә. Бакчаларын җыештырган халык бәрәңге, помидор сабагы яндырып төтен чыгара. Чистарыну кирәк анысы, тик болай учак кабызучыларга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре саллы гына штрафлар салып китәргә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, объектларга, биналарга 50 метр якынлыкта чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. Җитәкчеләр оешма биналары тирәләрен,...

Бигрәк тә иртәләрен һәм кичләрен "томан" төшә. Бакчаларын җыештырган халык бәрәңге, помидор сабагы яндырып төтен чыгара. Чистарыну кирәк анысы, тик болай учак кабызучыларга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре саллы гына штрафлар салып китәргә мөмкин.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, объектларга, биналарга 50 метр якынлыкта чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. Җитәкчеләр оешма биналары тирәләрен, ишегалларын янучан әйберләрдән, чүптән, коры үләннәрдән арындырып торуны оештырырга бурычлы. Кырларда камыл, салам яндырган өчен дә җавап тотарга туры киләчәк. Районның янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре әйтүенчә, әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен физик затларга кисәтү, яки 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган, вазифаи затларга җәза күләме - 6000 сумнан алып 15000 сумга кадәр. Юридик затларга 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф салулары ихтимал. Кагыйдәләрне үтәмичә, сезнең гаеп белән янгын чыгып, кеше милкенә, яки исәнлегенә зыян килә икән - штрафлар берничә тапкыр арта. Юридик затларга аның күләме хәтта 400 мең сумга кадәр үк җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгынга каршы аерым режим