Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

"Боярышник" эчеп илледән артык кеше үлгән

Коточкыч хәл бу, ванна кабул иткәндә кулланыла торган "Боярышник" сыекчасы эчеп, Иркутск шәһәрендә илледән артык кеше агуланып үлгән. Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әле тагын утызлап кеше больницаларда ята. Иркутскида гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Полиция әлеге сыеклыкны тутырган "идән асты" цехын да ачыклаган. Анда шешәләргә этил спирты урынына...

Коточкыч хәл бу, ванна кабул иткәндә кулланыла торган "Боярышник" сыекчасы эчеп, Иркутск шәһәрендә илледән артык кеше агуланып үлгән. Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әле тагын утызлап кеше больницаларда ята.


В связи с массовой гибелью людей от отравления "боярышником" введен режим ЧС Иркутскида гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Полиция әлеге сыеклыкны тутырган "идән асты" цехын да ачыклаган. Анда шешәләргә этил спирты урынына составында техник спирт - метанол булган сыеклык салганнар, дип язалар. Бу спирт производствода пластмасса, антифриз ясау өчен кулланыла икән. Табиблар әйтүенчә, аны бер чәй кашыгы эчсә дә, кеше сукырая. Ә Иркутскида үлүчеләр исә, нигездә, барысы да бер микрорайонда яшәүчеләр булган, ди.
Эчкечеләр "Боярышник" косметик лосьонын бәясенә кызыгып куллана (монда даруханәләрдә сатылучы төнәтмә турында сүз бармый). Полиция хезмәткәрләре тарафыннан, шундыйрак "фанфуриклар"дагы сыеклык сатучыларны безнең районда да ачыклау очраклары булгалады. Ялган алкоголь продукциясе сатып көн күрүчеләр ут белән уйнамасын иде, сүз кеше гомере турында бара. Иркутскидагы кебек аяныч хәл бездә кабатланмас дип кем әйтә ала?!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Боярышник кешеләр агуланган

2
X