Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бер җыелып сөйләшәсе иде

Бөгелмәдә яшәүче якташыбыз Габдулла Латыйпов Чумачкадан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңарту, анда тагын берничә кешенең исем-фамилиясен язу кирәклеге турында хат җибәргән.

“Чумачканың тарихын язу, мактаулы, хөрмәтле кешеләрен барлау, корбан мәҗлесе үткәрү дә кирәк, - ди ветеран. –Җыелыш ясап, анда җитәкчеләрне, якташларны чакырып, башка кайбер эшләр турында да сөйләшәсе иде.

-Кардәшебез Габдулла абыйның тәкъдиме белән килешәм, - ди бу уңайдан районда билгеле эшкуар Булат Латыйпов. –Конкрет бер көнне җыелып, ниндидер чара үткәрү хакында фикер алышу кыен түгел. Әйе, чыгымнарны бергәләп күтәрсәк, авылдашлар очрашуы, корбан ашы уздыру кулдан килерлек эш. Аннан соң зиратыбызда өмәләр артык түгел, чишмә тирәсен дә матурлыйсы иде. Чумачканың чама белән 100 еллык тарихын да аз беләбез, бу өлкәдә дә эзләнүләр сорала".

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев