Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Балалар мәйданчыкларын чүп үләннәре баскан

Район үзәгендә урнашкан балалар мәйданчыкларының - бишесенең берсендә генә тәртип, чисталык. Калганнары чүп үләннәре эчендә. Еш кына ата-аналардан "балаларга уйнарга урын юк", дигән дәгъва сүзләре ишетергә туры килә. Югыйсә, Чирмешәндә балалар мәйданчыклары бар, әллә ничә үк. ... Көн җылы, кичке мәл, минем уйлавымча, бөтен бала-чага урамда булырга тиеш кебек.Тик Амур...

Район үзәгендә урнашкан балалар мәйданчыкларының - бишесенең берсендә генә тәртип, чисталык. Калганнары чүп үләннәре эчендә.

Еш кына ата-аналардан "балаларга уйнарга урын юк", дигән дәгъва сүзләре ишетергә туры килә. Югыйсә, Чирмешәндә балалар мәйданчыклары бар, әллә ничә үк.
... Көн җылы, кичке мәл, минем уйлавымча, бөтен бала-чага урамда булырга тиеш кебек.Тик Амур ягындагы "Әкият" балалар мәйданчыгында тынлык. Үзәк китапханә янәшәсендәгесендә берничә бала атынгычта утырып тора.
Чирмешән лицее янындагы мәйданчык та "Әкият" исемле икән. Кызганычка каршы, карап узган мәйданчыкларның берсе дә "әкиятне" хәтерләтми шул.1нче Чирмешән мәктәбе территориясендә урнашкан мәйданчык та алардан калышмый. Балалар мәйданчыкларын чүп үләннәре баскан, бөтен җирдә чүп-чар таралып ята. Мондагы балалар өчен комлыклар да буш, ком калмаган. Мәйданчыкларга ремонт кирәк.
Күл янәшәсендәге мәйданчык калганнардан аерылып тора. Биредә чүп үләннәре дә чабылган, чүп-чар да җыелган. Монда балалар да күп иде. Алар рәхәтләнеп уйныйлар. Калганнарында да шундый тәртип булса, анда да балалар килер иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Проблема бар