Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Путин 2022 елдан мәктәпләрдә йөзү дәресләрен кертергә кушты

Бу инициатива белән дәүләт башлыгы РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында чыгыш ясады.

Россия Президенты Владимир Путин балаларны йөзәргә өйрәтүне 2022 елдан балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасына кертүне йөкләде.

Путин сүзләренчә, Советлар Союзы вакытында хакимиятләр бассейннарны «зиннәтле әйбер» дип караган. Әмма, аның фикеренчә, «йөзү — ул спорт төре генә түгел, ә тормыш өчен кирәкле күнекмә, сәламәтлекне чыныктыру». Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасында йөзәргә өйрәтүне күздә тотарга кирәк. Балаларны йөзәргә өйрәтү программасын финанслауны киләсе, 2022 елдан федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәләрендә дә башлыйбыз», — диде Президент.

Владимир Путин кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен аерым ведомствоара программа кирәк булачак, дип өстәде. «Аны үзебездә модульле бассейннарны җитештерүне исәпкә алып эшләргә кирәк. Хәзер моны эшләү дә элекке заманнарга караганда күпкә гадирәк», — дип ышаныч белдерде ул. 

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X