Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте

Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының җәйге каникулы кайчан башланачагын аңлатты.

Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен 24 майны укуның соңгы көне итәргә тәкъдим итте.

«24 майда Татарстанның барлык мәктәпләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән дә иртәрәк үткәрмәскә киңәш ителә», – диелә ведомство хәбәрендә.

Беренче сыйныф укучылары 25 майдан ял итә башлый, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Калган барлык укучылар 31 майга кадәр укый, аларның җәйге каникулы 1 июньнән башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X