Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән кызы Эльмира Харисова Мәскәүдә тәрҗемәчегә укыячак

Быел бердәм дәүләт имтиханнарында район буенча иң югары (285) балл җыйган Чирмешән кызы Эльмира Харисова Мәскәүдә тәрҗемәчегә укыячак.

Инде мәктәп сынаулары тәмамланып, нәтиҗәләре мәгълүм. Кичәге мәктәп укучылары бүген – студентлар, кайсы уку йортларына керүләре билгеле. Бу көннәрдә аларның күбесе кирәк-яракларын әзерли дә башлады: тиздән шәһәрләргә китәсе, яңа уку елына санаулы көннәр калды.

Чирмешән лицеен медальгә тәмамлаган Эльмира Харисованың да нәкъ шундый ыгы-зыгылы вакыты, август ахырында Мәскәүгә китәчәк: ул Мәскәү дәүләт педагогия университетының “Лингвистика” бүлегенә укырга кергән, киләчәктә тәрҗемәче булырга исәбе.

- Эльмира, шундый һөнәр сайлавыңа нәрсә этәргеч булды?

-Тәрҗемәче хәзер кирәкле һөнәр дип уйлыйм, өстәвенә, бик кызыклы да, чөнки чит телләрне камил беләсең. Әлеге һөнәр хакында Казанга олимпиадаларга йөргәндә андагы укытучылар сөйләгәне хәтердә калган. Шуннан кызыксынып китеп, сигезенче сыйныфтан башлап, ныгытып инглиз телен өйрәнә башладым һәм бүгенгесе көнгә куйган максатыма ирешә барам.

- Бүген шундый нәтиҗәләргә ирешү (мәктәпне медальгә тәмамлау, Мәскәүдәге югары уку йортына керү) кыен булдымы?

- Медаль җиңел генә бирелми. Күбрәк рухи яктан авыр булгандыр, мөгаен. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары балларга өметләнсәм дә, уңышлы бирә алырмынмы дигән шикләнүләр булгалады. Вебинарлар да алырга туры килде, өстәмә дәресләр дә эшләдек. Дөрес, мин беренче сыйныфтан ук яхшы укыдым, гел бишле билгеләренә генә тырыштым. Башлангыч сыйныфларда укытучыбыз Нәфисә Сибгатулла кызы Зиннурова да әйбәт иде. Ул укучыларда кемнең нинди фәннәргә сәләтле булуын күрә белеп, шул юнәлештә алып барды, һәркайсыбызга игътибарны җиткерергә тырышты. Гаиләм дә һәрвакыт миңа рухи көч биреп торды, рәхмәт аларга. Әнием Гөлүсә белән әтием Айдар, кече энем Әмир дә үз-үземә ышанычымны ныгытып, “Син булдыра аласың”, дип тордылар. Сайлаган һөнәремне дә хупладылар.

- Һөнәр дигәннән, ни өчен Мәскәүгә үк китәргә булдың? Якын ара түгел бит.

- Әйе, ерагын ерак, сагындырачак та, тик Мәскәүдә яшьләр өчен мөмкинлекләр күбрәк. Киләчәктә эш табу ягыннан әйтүем.

- Эльмира, яхшы укудан тыш, ниләр белән мавыгасың?

- Кечкенәдән үк укырга бик яратам, буш вакытым булган саен, кулыма китап тотып утырам. Рәсем ясаудан да тәм табам. Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлеген дә тәмамладым. Ә менә спорт белән мин дус түгел.

- Тиздән китәр вакытыгыз да җитә инде.

- Әйе, Мәскәүгә барып тулай торакта бүлмә карап кайттык. Хәзер әйберләрне җыясы, яңа уку елына әзерләнәсе бар. Әлегә курсташлар белән социаль челтәрләрдә танышып аралашабыз.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев