Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә дә уку елы башланды

Балалар сәнгать мәктәбе бүлекчәләрендә балалар шөгыльләнә башласалар да, укучылар кабул итү әле дәвам итә.

Яңа уку елында сәнгать мәктәбендә 400 дән күбрәк бала шөгыльләнәчәк, аларны 25 педагог укытачак.

-Безнең мәктәптә укучылар музыка, сәнгать, хореография, театр, фольклор юнәлешләре буенча белем алалар, - ди мәктәп директоры Наталья Иляева. –Кайбер авылларда да сыйныфларыбыз эшли. Лашманда инде берничә ел дәвамында балалар декоратив –гамәли һәм хореография бүлекләрендә шөгыльләнәләр. Ульяновка балаларын да биергә өйрәтәбез. Кармышта театр сыйныфы бар. Быел Иске Элмәле авылында да хореографиягә балалар кабул итәбез, ә Әккәрәйдә театр сыйныфы ачарга планлаштырабыз.

Быел балалар сәнгать мәктәбенә ике яшь белгеч – хореографлар эшкә кайткан. Виктория Пестова үзебезнең Чирмешән кызы, ул яшьтән үк район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады, район чараларында гел катнаша иде. Актаныш кызы Алия Ханова - район килене. Алар икесе дә Алабугада мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев