Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югары Кәминкәдә күргәзмә эшли

Югары Кәминкә мәдәният йорты файесында, бер почмакта, бу рәсемнәргә күз төшми калмый. А3, А4 форматындагы, кәгазь битләрендәге әлеге иҗат эшләренең авторы Алия Газыймова.

27 яшьлек якташыбыз Казанда яши һәм эшли. Әти-әнисе Югары Кәминкәдән һәм Керкәледән. Минвәли (Вәлирахман) Хәсән улы һәм Рәзинә Гайсә кызы Газыймовлар башта Менделеевскида торганнар, хәзер - Яр Чаллыда. Әле дә Керкәлегә еш кайталар, нигезләрен тәртиптә тоталар. Алия дә монда еш була.

Алия Газыймова мәктәптә укыганда ук сәнгатькә тартыла, түгәрәкләргә йөри, осталыгын арттыра. Колледжда укып, ул дизайнер белгечлегенә ия булган, соңрак Яр Чаллыда шул юнәлештә югары белем, диплом алган.

Хәзер якташыбыз заказ буенча картиналар ясый. Киләчәктә, бәлки, Югары Кәминкә мәдәният йортындагы әлеге тыйнаграк  күргәзмәгә аның, киң кырлы рәссамның, яңа, затлырак эшләре, картиналары да куеылыр.

фото: Алия Газыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев