Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантлар бар бездә

Балалар сәнгать мәктәбе еллык эшен йомгаклап, отчет концерты үткәрде. Мәктәпнең төрле бүлекләрендә шөгыльләнүче балалар, аларның укытучылары да бу кичтә бар осталыкларын күрсәттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенең ун бүлегендә (фортепиано, халык инструментлары, рәсем сәнгате, хореография, декоратив - гамәли сәнгать, фольклор, вокал, театр, гомуми эстетик, иртә эстетик) 380 бала шөгыльләнә. Мәктәпнең Иске Кадида...

Балалар сәнгать мәктәбе еллык эшен йомгаклап, отчет концерты үткәрде. Мәктәпнең төрле бүлекләрендә шөгыльләнүче балалар, аларның укытучылары да бу кичтә бар осталыкларын күрсәттеләр.


Балалар сәнгать мәктәбенең ун бүлегендә (фортепиано, халык инструментлары, рәсем сәнгате, хореография, декоратив - гамәли сәнгать, фольклор, вокал, театр, гомуми эстетик, иртә эстетик) 380 бала шөгыльләнә. Мәктәпнең Иске Кадида һәм Ульяновкада - хореография, Кармышта - театр, Лашманда декоратив - гамәли сәнгать класслары эшли.

Мәктәп укучылары район һәм республика конкурс һәм фестивальләрендә даими катнашалар, алар исәбендә дистәләгән Дипломнар һәм Мактау грамоталары.

Район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче якташларыбыз "Йолдызлык", "Сандугач сайрар илендә", "Алло, без талантлар эзлибез!", "Тере чишмә" һәм башка конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Әйтик, "Бәхетле балачак" хореография ансамбле (җитәкчесе - Алинә Бакиева) "Йолдызлык" фестивалендә берничә ел рәттән призлы урыннар алды. Быел да сынатмадылар, гала - концертта катнаштылар. Аларга лаеклы алмаш та үсә, "хрустальный башмачок" ансамбле (җитәкчесе - Ирина Гришанина) быел фестивальдә шулай ук уңышлы чыгыш ясады.

Декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче Роза Мхитарян һәм Гүзәл Юнысованың иҗат эшләре "Кече шәһәрләр" конкурсында 3нче урынны алды.

Халык инструментлары бүлегендә шөгыльләнүче баянчылар Ирек Гомәров һәм Радик Вәлиуллин да үзләрен яхшы яктан күрсәтеп өлгерделәр.

Фольклор бүлегенең "Забавушка" ансамбле (җитәкчесе - Наталья Григорьева) турында да мактап телгә аласым килә.

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары Диана Яландаева, Алинә Рәхимова, Роза Мхитарян "Тере чишмә" республика конкурсында өченче урынга, ә Ләйсән Гамирова дипломант исеменә лаек булдылар.

Кармыш мәктәбе каршындагы Эльвира Әфләтунова җитәкләгән театр классына йөрүче укучылар да кайбер уңышларга ирешә алдылар.

Быел Алабуга шәһәрендә узган "Алло, без талантлар эзлибез!" бәйгесендә аның укучылары Язгөл Мөбирдина - "Сәнгатьле сүз", ә Гөлназ Гатина "Конферанс" номинацияләрендә икенче урын алдылар. Театр коллективы сәхнәләштергән "Урланган бәхет" исемле спектакль өченче урынга лаек булды.

Районыбызда сәләтле балалар күп, аларны күреп, барлап үстерә белергә генә кирәк.

Наталья Иляева,
балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район балалар сәнгать мәктәбе