Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Мәдәният

Марат Бәшәров пәйгамбәр ролен башкарачак

Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мәскәүнең мөселманнар Диния нәзарәте 24 гыйнварда Мәскәү шәһәренең «Crocus City Hall» концерт залында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәме оештырачак. "Җан белән сөйләшү" дип аталган әлеге мәдәни-агарту чарасында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Анда төп рольне Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров башкарачак. Мәскәүнең...

Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мәскәүнең мөселманнар Диния нәзарәте 24 гыйнварда Мәскәү шәһәренең «Crocus City Hall» концерт залында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәме оештырачак.

"Җан белән сөйләшү" дип аталган әлеге мәдәни-агарту чарасында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Анда төп рольне Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров башкарачак.
Мәскәүнең Мемориаль мәчете имамы Шамил Аләүтдинов та монда актер буларак катнашачак. Кичәдә "Голос" телетапшыруы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм тагын кырыклап артистның чыгыш ясавы көтелә.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=13612

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Башаров пәйгамбәр