Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фирдүс Тямаев: Минем концертка халык яшәргә килә!

Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Соңгы арада Фирдүс турында тискәре фикерләр еш ишетелә башлады. Моны "тикшерү" максатыннан җырчы белән очрашу оештырырга булдык. Хәзерге вакытта Фирдүс Тямаев гастрольләрдә йөри, ягъни аны бер урында "тоту" җиңел түгел....

Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Соңгы арада Фирдүс турында тискәре фикерләр еш ишетелә башлады. Моны "тикшерү" максатыннан җырчы белән очрашу оештырырга булдык.

Хәзерге вакытта Фирдүс Тямаев гастрольләрдә йөри, ягъни аны бер урында "тоту" җиңел түгел. Intertat.ru хәбәрчесе шалтыратканда исә җырчының Казанга килүе иде. Очрашуны Казанның бер ресторанында билгеләдек. Фирдүсне күрү белән аның турындагы сүзләр искә төште. Беренчедән, җырчыны артык горур, мактанчык диләр. Әмма биредә ул җитәкчедән алып гади хезмәткәрләргә кадәр исәнләште, хәл-әхвәл белеште. Шунысы да анык күренеп тора: биредә аны яхшы беләләр. Чәй өстәле янында Фирдүс белән әнә шул горурлык, мактану, кешеләр, туганнар белән мөнәсәбәтләр турында сөйләштек.
- Мин хәлемнән килгәнчә туганнарга ярдәм итәргә тырышам. Туган булмаса да, якын күргән кешеләремә булышам. Ләкин бу турыда сөйләшергә яратмыйм, ул мактанып йөри торган әйбер түгел. Байлык - бер көнлек, туганнарның, дусларның кадерен белеп яшәргә кирәк. Мин көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп уянам һәм йокларга ятам, - диде ул.
Фирдүс Тямаевтан башка артистлар турында фикерен сорашам, чөнки аның популярлыгы күпләрнең "эчен пошыра". Тик ул кырт кисеп, җавап бирүдән баш тартты. "Шоу-бизнеста синең янда бертөрле, артыңда икенче төрле сөйләшү очраклары еш була. Шуңа да кемгәдер ачылып сөйләшергә яратмыйм", - диде җырчы.
Ул арада Фирдүс сәгатенә күз салды һәм репетициягә ашыгуын белдерде, мине дә үзе белән чакырды. Әлбәттә, ризалаштым. Рестораннан чыкканда, җырчыны ике кеше туктатып үз йомышын сөйләде. Фирдүс берсен дә "вакыт юк, ашыгам" дип кире какмады, һәркайсын тыңлап, телефон номерын биреп саубуллашты. Бу җырчының гадилеге сәхнәдән үк күренеп тора, анысында шигем юк иде, анысы.
Машинада барганда, Фирдүс яңа җырларын тыңлатты. Аның репертуарында дәртле җырлар да, күңелне актарып чыгара торганнары да бар. "Кайбер артистлар үземнең җырлавымны тыңлый алмыйм, дип әйтә. Син үзеңне тыңларга яратасыңмы?" - дип сорыйм. "Әлбәттә! Мин һәр җырымны яздырып тыңлыйм. Җитешсез яклары булса, яңадан яздырам", - ди Фирдүс. Ә җырлары шәп, тирән мәгънәле.
Репетицияләр "Татар радиосы"ның туган көненә багышланган концерт уңаеннан үткәрелә икән. Концерт инструменталь ансамбль белән оештырыла. Фирдүс салкын тидергән һәм бу аның тавышында да чагылды. Шулай да җырчы баш тартмыйча репетициягә килгән. Фирдүсне күзәтеп тору кызык. Күңелле кеше ул! Шул ук вакытта шаяра, шундук җитдиләнә. Шушы кыска вакытлы репетициядә музыкант егетләрнең кәефен дә күтәрде, продюсер белән сүзгә дә килде, әмма ахыр чиктә уртак фикергә килделәр. Шунысын әйтергә кирәк: Фирдүскә үз эше бик ошый, ул аннан тәм таба. Репетициядән дә күтәренке рух белән чыкты.
- Фирдүс, "солянка" ише җыелма концертлардан акча керәме сиңа?
- Юк. Без "Барс-Медиа" оешмасы белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Һәр чарага чакыралар, хөрмәт итәләр. Алардан акча алганым юк. Әле киресенчә, төркемемне алып килеп, үз акчама ашатам, урнаштырам.
- Синең кеше үпкәләткәнең бармы?
- Әйе, бар. Кайвакытта кинәт кенә кызып китеп берәрсенең кәефен бозырга мөмкинмен. Кырыс булган, турыдан әйткән чакларым була. Үпкәләткәнмен икән, барысыннан да чын күңелемнән гафу үтенәм. Шалтыратмаган вакытлар да була. Туганнарым да, дусларым да үпкә сакламасын иде.
- Синең турында "Фирдүс җырлый белми, ничек халык җыя?" диләр. Чыннан да, ни өчен халык сине ярата?
- Тормышта нинди, сәхнәдә дә шундый мин. Залда утырган һәр кешене күрәм. Тамашачым белән һәрвакыт элемтәдә торам. Әгәр авырып киткән чагым булса, халык алдына чыгып гафу үтенәм, бүген миңа җырларга ярдәм итсәгез иде, дим. Халык минем концертка мине күрергә яки тыңларга түгел, ә яшәргә килә!
- Соңгы арада телевизор экраннарында яңа клипларың күренми башлады. Бу өлкәдә яңалыклар көтеләме?
- Быел ике клип өстендә эшлибез. "Язмыш төеннәре" җырының клибы тормыш иптәшем Резеда белән Нурлатта төшерелде. Ул чын мәхәббәт, чын ярату турында. Бу дөньяда күзеңне акайтып акча артыннан чабарга түгел, ә гаиләгә, балаларга тиешенчә игътибар бирергә кирәк. Биш көн гастрольдә йөреп кайтып, бүген көне буе улым Раян белән уйнадым. Аның һәрбер хәрәкәте, елмаюы минем өчен зур сөенеч. Мине сагынуы күренеп тора, миңа улым белән рәхәт, күңелле. Икенче клип "Алыштырмам сине беркемгә" җырына төшерелде. Анысы шаян рухта. Ике клип та якын арада дөнья күрәчәк.
Ул кадәр үк "начар" кеше түгел икән бит Фирдүс Тямаев! Аның белән үткәргән 2-3 сәгать дәвамында бу җырчының гади, эчкерсез, ярдәмчел булуына инандым. Әлбәттә, кырыслыгы да юк түгел, әмма ничек тиз кабынса, шундук тынычлана. Андагы энергетика! Ничек йөрәге түзә икән дим?! Телефоны бер мәлгә дә тынмый. Әле берсе йомыш белән шалтырата, әле икенчесе. Шул ук вакытта проблема да чишә: кемнеңдер дусты юлда бәлага юлыккан, ЮХИДИга шалтырата. Хатыны Резеда шалтыраткач, ягымлы сүзләрен җәлләмичә: "Репетициядән чыктым, өйгә кайтып барам, аккошым!" - дип җавап бирде.
Эльвира ШАКИРОВА.
Интертат.ру (фотосы сайттан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Фирдүс Тямаев

2
X