Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әниемә мең рәхмәт!

Район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган зур бәйрәмне нәкъ шундый исем астында оештырдылар. Бирегә "Ана даны" медале ияләре, тәрбиягә бала алган әниләр, опекуннар, күп балалы әниләр чакырылган иде. "Хәзер бәйрәмнәр бик күп. Ләкин Әниләр көне - иң зурысы, иң әһәмиятлесе, - диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Һәм бу гадел...

Район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган зур бәйрәмне нәкъ шундый исем астында оештырдылар. Бирегә "Ана даны" медале ияләре, тәрбиягә бала алган әниләр, опекуннар, күп балалы әниләр чакырылган иде.


"Хәзер бәйрәмнәр бик күп. Ләкин Әниләр көне - иң зурысы, иң әһәмиятлесе, - диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Һәм бу гадел дә. Сезнең һәрберегез данлауга һәм иң зур рәхмәтләргә лаек".

Әниләргә республика вәкилләре: Татстат җитәкчесе Валерий Кандилов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин да котлау сүзләрен җиткерделәр.

Күп бала табып, аларны тәрбияләгән әниләр: Чирмешәннән Наталья Миронова, Яңа Элмәледән Ольга Никифорова, Кармыштан Самания Каюмова, Иске Кадидан Асия Мөхетдинова, ә районыбыздан барлыгы 35 кеше - "Ана даны - Материнская слава" медальләре иясе. Бүген алар - барысы да диярлек - кунаклар арасында.

"Балаларны яшьтән үк эшкә, тормышка өйрәтеп тәрбияләргә кирәк. Шул вакытта гына алар сиңа рәхмәтле булалар, - ди ун бала әнисе Наталья Миронова. Наталья Александровнаның олы кызына - 38, ә төпчегенә - 13 яшь. Ул инде дүрт оныкның әбисе.

"Мин биш бала таптым. Беренчесе бик яшьли суга батып үлде. Тагын бер улымны армиядән алып кайтып җирләргә туры килде, - ди Урманасты Үтәмеш авылыннан килгән 80 яшьлек Роза апа Галиәхмәтова. - Әни өчен балаларын югалтудан да зур кайгы - хәсрәт юктыр ул. Аллага шөкер, өч балам сау - сәламәт. Гаиләләре бар. Мине шатландырып яшиләр. Ә яшьләргә шуны әйтәсем килә: тормышлар бик әйбәт бит хәзер, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк".

Бәйрәмдә катнашучылар арасында ятим калган сабыйларны тәрбияләүче хатын-кызлар да бар иде. Һәм бер ир-ат та чакырылган. Бәркәтә авылында яшәүче Габдерәфыйк Галиев тәрбиягә алган өч малайны берүзе үстерә. Балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр арта бара. Хәзер инде 23 гаиләдә тәрбиягә алган 46 бала яши.Сабыйлар чит кешеләрдә гаилә җылысы һәм ата-ана назы, мәхәббәте табалар.

"Балаларым үсеп, читкә укырга киттеләр. Өйдә күңелсез булып калды. Шул вакытта "бала алырга", дигән уй килде, - ди Чирмешәндә яшәүче Альбина Хәйруллина. - 2008нче елны Виолеттаны алып кайттым. Ул инде өч ел безнең белән яши. Кызым да, улым да, үзем дә аны бик яратабыз. Миңа ул "әни", дип эндәшә. Тагын бер кыз балам булуына мин бик шат".

Тормыш юллары бик катлаулы. Кайчакта бала тәрбияләү мәшәкатьләре әбиләр җилкәсенә төшә. Арабызда оныкларына дөрес тәрбия биреп, аларны аякка бастыручы дәү әниләребез дә шактый күп.

Тормыш авырлыкларын, гаилә мәшәкатьләрен үз иңнәренә салып, сабыр гына гомер итүче әниләребез - әбиләребез бер җылы сүзгә дә бик канәгать булалар.

Әниләр көнендә алар хөрмәтенә бик күп котлау сүзләре, матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.

Бәйрәмгә килүчеләргә күчтәнәчкә азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар да бүләк иттеләр.

Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән әниләр бәйрәме