Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән мемориаль үзәгенә 1898 нче елгы фотолар китергәннәр

Быел Чирмешән мемориаль үзәге фонды 191 экспонатка күбәйгән. Якташларыбыз үзәккә сугыш чоры фотоларын, солдатларның шәхси документларын һәм әйберләрен тапшырганнар.

- Экспонатларның иң кызыклылары: Югары Кармалкадан Сметанниковлар гаиләсе биргән 1898 елгы фотолар, Советлар Союзы Герое Петр Курасановның парад мундиры, бертуган Правиловларның һәм Мингуловлар гаиләсенең сугыш чоры фотолары, кызылармиячеләрнең фронт кенәгәләре. Зәйдән эзтабарлар тапшырган совет солдаты каскасы да уникаль, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.

Музейда барлыгы 2779 экспонат исәпләнә. Быелның узган алты аенда 2118 кеше, шул исәптән 936 бала да, экскурсиягә килгән.

- Ярты елда 28 экскурсия үткәрдек. Яшьләр һәм балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез, - ди Валентина Витальевна. – Экскурсияләрнең күпчелеге Бөек Ватан сугышында катнашкан, шушы чорда тылда фидакарь хезмәт куйган, яу кырларында һәлак булган якташларыбызга багышлана.

Үзәк хезмәткәрләре күргәзмәләрне дә еш оештыралар. Әйтик, быел да инде алтыны үткәргәннәр. Араларында сугыш чорына кагылышлылары, районыбызда билгеле булган аерым шәхесләргә багышланганнары да бар. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары хезмәтләреннән оештырылган күргәзмәләр, инде матур традициягә әверелеп, ел саен үткәрелә.

Мемориаль үзәк район үзәгендә оештырылган чараларда да актив катнаша. Пушкин картасы белән эшләүне дә уңышлы гамәлгә ашыралар. Гомумән, биредәге хезмәткәрләр балаларда, яшьләрдә һәм музейны карарга килүчеләрдә патриотик хисләр тәрбияләргә тырышалар.

2022 елда мемориаль үзәк Россиянең “Мәдәният” федераль милли проектында катнашкан һәм техник җиһазландыруга 1 миллион 234 мең сум субсидия алган. Бүген шушы субсидия акчаларына махсус җиһазлар кайта башлаган.

Кадрия Гамирова, Валентина Захарова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев