Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә элемтәчеләр Тукай шигырьләрен укыдылар

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә "Таттелеком" җәмгыятенең район электр элемтәсе участогы коллективы катнашында Тукай укулары оештырдылар. Биредә Габдулла Тукайның 130 еллыгы кысаларында чаралар еш уза. Бу көнне дә китапханә хезмәткәрләре кунакларга әүвәл бөек шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәттеләр, аның иҗаты турында тәфсилләп сөйләделәр. Элемтәчеләр дә җавапсыз калмады, алар үзләренең чыгышларын "Туган...

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә "Таттелеком" җәмгыятенең район электр элемтәсе участогы коллективы катнашында Тукай укулары оештырдылар.

Биредә Габдулла Тукайның 130 еллыгы кысаларында чаралар еш уза. Бу көнне дә китапханә хезмәткәрләре кунакларга әүвәл бөек шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәттеләр, аның иҗаты турында тәфсилләп сөйләделәр. Элемтәчеләр дә җавапсыз калмады, алар үзләренең чыгышларын "Туган тел" җыры белән башлап җибәрделәр. Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә дә сәнгатьле итеп укыдылар. Участок начальнигы Рәмил Моратшин бу чарада үзе дә катнашты, өздереп баянда уйнады.
-Мондый чарада тәүге тапкыр катнаштык, безгә бик ошады , - ди участокның сату һәм хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Зөлфия Назыйрова. - Тукай турында бик күп мәгълүмат ишеттек, әсәрләрен хатирәләрдә яңарттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Тукай шигырьләре Элемтәчеләр