Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының авыл җирлекләре башлыклары сәхнә яулый

«Туган як җәүһәрләре» халык иҗаты район фестиваленең авыл җирлекләре арасындагы сайлап алу турлары тәмам. Жюри 18 җирлекнең 400дән артык концерт номерына бәя биргән, сәхнәләрдә 700дән күбрәк үзешчән артист чыгыш ясаган.

Район мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  әлеге бәйге Татарстан республикасында Цифрлаштыру елына һәм Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Авыл җирлекләре арасында ул 10 мартта старт алды, ә 1 апрельдән район үзәге оешмаларының җыр-бию, нәфис сүз осталары сынала башлый.

-Фестивальнең җиңүчеләре гала-концертта чыгыш ясаячак. Бу бәйгене авылларда оештыруда ярдәм иткән, әле алай гына түгел, үзләре дә анда артист буларак катнашкан җирлек башлыкларына аерым рәхмәт, болар - Туймәт, Лашман, Бәркәтә, Яңа Кади, Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары, -ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рузилә Минхәерова.

 

фото: Район мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев