Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында каһарман шагыйрьне искә алдылар

Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Урманасты Үтәмеш мәдәният йортында искә алу кичәсе үткәрелгән. Мәктәп укучылары, авыл халкы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе хатын-кызлары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, җыр-биюгә дә урын булган. Иске Элмәле авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Өзелгән җыр эзеннән" исемле әдәби...

Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Урманасты Үтәмеш мәдәният йортында искә алу кичәсе үткәрелгән.

Мәктәп укучылары, авыл халкы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе хатын-кызлары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, җыр-биюгә дә урын булган.
Иске Элмәле авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Өзелгән җыр эзеннән" исемле әдәби кичә оештырылган. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән танышканнар, электрон презентация караганнар, шагыйрьнең шигырьләрен дә укыганнар.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Әмир авылы китапханәсендә "Үлмәс җыр" исемле шигърият кичәсе үткәргәннәр. Бәркәтә авылы китапханәсендә исә "Ул татарның бәхет кошы сыман, ул татарның әче күз яше" исемле әдәби-музыкаль презентация әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шагыйрь Муса Җәлил